Әлмәттә бүген дә Яңа ел бәйрәме уздырыла
“Яңа елның 100 көне” проекты кысаларында Үзәк чыршы янындагы шугалакта көн саен бәйрәм чаралары уза.
Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында хоккей, спорт эстафтасы уеннары, бозда боулинг, “Күңелле стартлар”, табышмаклар аукционы һәм башка уеннар балаларны гына түгел, зурларны да җәлеп итте. Бүген исә биредә “Бәләкәйләр өчен шугалак” программасы – әллә ни зурлык курчаклар, балалар дискотекасын һәм мандариннар өләшүне үз эченә алган балалар сәгате уздырыла. Шулай ук Кыш бабай призына “Күңелле стартлар”, төрле ярышлар, уеннар көтә. Кичен исә мәктәп ди-джее шәһәр фестивален ябу тантанасы була.