Чирмешәндә махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илткән волонтерларны бүләкләделәр
Чирмешәндә махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм илткән актив райондашларга медальләр тапшырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.
«Чирмешән» спорт мәктәбе директоры, махсус хәрби операция зонасына 27 тапкыр гуманитар ярдәм илткән Риф Зарипов «Гуманитар ярдәмдә катнашучы» медаленә ия булды. Шулай ук ул гуманитар ярдәм җыюны һәм илтеп җиткерүне оештыруда ярдәм иткән өчен, 1233 нче мотоукчылар һәм 506 нчы гвардия мотоукчылар полкларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Шәхси эшмәкәр Зәкәрия Гайфетдиновка, район Советы машина йөртүчесе Ринат Гайнуллинга, «Чирмешән» спорт мәктәбе машина йөртүчесе Василий Кузьминга «Россия волонтеры» медальләре тапшырдылар. Шулай ук Василий Ильич гуманитар ярдәм җыюны һәм илтеп җиткерүне оештыруда ярдәм иткән өчен, кайбер хәрби полклар командованиеләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.