«Ярдәм» фонды журналистларны җыйды һәм көнүзәк сорауларга җавап бирде
«Ярдәм» фонды һәм мәчете матбугат конференциясенең көн тәртибенә узган елга йомгак ясау, «Ярдәм» яңа инклюзия үзәгендә, шулай ук Апаста малайлар өчен яңа «Заһретдин» пансионатында эшләр барышы белән танышу кебек мәсьәләләр кертелгән иде. Шулай ук быел февраль-март айларында мөселман кардәшләр өчен изге Рамазан аен үткәрү планнары тәкъдим ителде.
«Изге ураза вакыты гөнаһлардан арыну чоры буларак та билгелле. Без биредә, «Ярдәм» иман йорты комплексында, ике меңгә якын кеше өчен ифтар табыннары әзерлибез. Төп миссиябез – Аллаһы Тәгалә кушканча, халык арасында мәрхәмәтлелек тарату. Без Рамазан аен зур шатлык хисе белән каршылыйбыз», – дип белдерде Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.
«Ярдәм» инклюзия үзәге төзелеше дәвам итә. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле категорияләре өчен бушлай хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итәчәк.
- «Ярдәм» фонды балалар белән эшләүгә юнәлтелгән объектларны да киңәйтә. Апас шәһәр тибындагы бистәсендәге яңа «Заһретдин» малайлар пансионатын бизәү эшләре төгәлләнеп килә. Комплекс бер уку елында 40 балага исәпләнгән. Шул ук вакытта республиканың Балтач районы Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат төзү эшләре дәвам итә.