Татарстан коткаручылары басуда карда батып калган электрчылар бригадасын эзләп тапкан
Татарстанның Югары Ослан районында коткаручылар электр челтәренә хезмәт күрсәтүче шәхси компания хезмәткәрләренә ярдәм иткән. Электрчылар Коргуза авылыннан ерак түгел басуда карда батып калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр итә.
Дүрт белгеч электр белән тәэмин итү линиясен ремонтларга килгән. Эш машинасын авария урыныннан дүрт километр ераклыкта калдырганнар. Калган юлдан алар мотобуксировщикка утырып кергән. Әмма эшләрне тәмамланганнан соң бригада кире машина янына кайта алмаган – мотобуксировщик кабынмаган.
Белгечләр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Урынга 2нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килгән. Алар снегоходта электрчылар янына кергән һәм аларны Коргуза авылына илтеп куйган. Берәү дә зыян күрмәгән.