Казан торак арендалау бәясе кимү буенча лидер шәһәрләр өчлегенә керде
Казанда декабрьдә торак арендалау медиана бәясе 35 мең сумга кадәр кимегән. Бу ноябрь белән чагыштырганда 5,9 процентка азрак. Аренда ставкалары кимү темплары буенча Татарстан башкаласы Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында өченче урында, дип сөйләделәр «Татар-информ»га «Яндекс Аренда»да.
Бәяләр кимү шәһәр районнарының күпчелек өлешенә кагылган. Ставкалар Киров районында аеруча сизелерлек дәрәҗәдә кимегән – аренданың медиана бәясе 8,9 процентка – 33,6 мең сумга кадәр арзанланган. Вахитов районында күрсәткеч 45 мең сумга кадәр, ә Яңа Савин районындаь37,8 мең сумга кадәр кимегән. Совет, Идел буе һәм Мәскәү районнарында уртача динамика күзәтелгән. Авиатөзелеш районында исә медиана ставкасы, киресенчә, 30,8 мең сумга кадәр арткан.
Ел башыннан Казанда торак арендалау медиана бәясе өчтән бер өлешкә диярлек – 29,7 процентка кимегән. Шул ук вакытта базарда тәкъдим күләме 5,5 процентка арткан. Экспертлар мондый динамиканы премиаль объектлар кимү белән бәйли: югары сезон чорында аларның күбесе тапшырылган яки сатуга куелган, ә ел азагына экспозицияне нигездә массалы сегмент фатирлары формалаштырган.
«Тренд экспозиция тулылану белән бәйле. Ел дәвамында, иң югары ихтыяҗ булган айлардан тыш, тәкъдим арта барды. Бу шул исәптән базарга сатылмаган икенчел торак объектлары чыгу белән бәйле. Арендага бирелә торган фатирлар саны акрынлап артуы ел азагында да күзәтелде – фатирлар саны ноябрь белән чагыштырганда 7,5 процентка күбрәк иде. Бу тренд бәйрәмнән соңгы чорда да дәвам итәргә мөмкин», - дип сөйләде «Татар-информ»га сервис җитәкчесе Роман Жуков.