Коммунальчылар бәйрәм итмәде
Бәйрәм-ял көннәре күңелле узсын өчен тамаша-концертлар булуы гына җитми.
Торак-коммуналь хезмәтләрнең үзвакытында һәм сыйфатлы күрсәтелүе шулай ук безнең кәефкә йогынты ясый. Яңа ел яллары тәмамланды, инде шәһәр коммуналь службаларының бу чордагы эшчәнлегенә бәя бирергә дә була.
Башта шунысын искәртеп узарга кирәктер, коммуналь службаларга ял да, бәйрәм дә юк. Без ял иткәндә, алар һәрвакыт кизү торыр, урамнарны кардан чистартыр, су, газ, электр энергиясе һәм җылылыктан өзелмәвебез белән тәэмин итәр. Барлык коммуналь һәм торак предприятиеләре дә мондый озакка сузылган бәйрәм көннәренә алдан ук әзерләнә, графиклар төзи. Әлбәттә, бәйрәм итү өчен түгел, ә бәлки өзеклекләр булмасын, андый очраклар килеп туганда тиз арада бетерү өчен.
Бәйрәм көннәрендә “000” диспетчерлык хезмәтенә 223 мөрәҗәгать кергән. Аларның 108 ендә фатирларда җылылыкның аз булуы җиткерелгән. Мондый шалтыратуларның күпчелеге урамда нык салкыннар булганда кергән.
Әлмәтнең коммуналь службалары бу көннәрдә тырышып эшләде дип әйтергә нигез бар. Һава торышы аларга карата, чынлап та, миһербанлы булмады: әле кар яуды, әле бозлавык пәйда булды. Шәһәр автоюллар идарәсе без ял иткәндә тротуралар һәм юлларны чистартып торды, 4255 кубометр кар түкте. Бу чорда 205 техника эшкә җәлеп ителде. “Светсервис” МУП та шәһәр котельныйларында һәм үзәк шугалакта кизү тору өчен өстәмә звено оештырды.
Бәйрәм-ял көннәрендә көнкүреш калдыклары да күп түгелә. Өйдә торудан файдаланып, ремонт ясаучылар, иске җиһазларын подъезд төпләренә чыгарып куючылар да бар. Ишегалды җыештыручыларның һәм идарәче компанияләрнең дә намус белән эшләвен билгеләп үтү дөрес булыр. Йорт яннарында эре габаритлы нәрсәләр бик күзәтелмәде, калдыклар үзвакытында җыелды. “Экосервис” тарафыннан йорт яны территорияләреннән 9566, бункер мәйданчыкларыннан 2984 кубометр чүп-чар түгелгән.