Зәйнең яшь көрәшчеләре булдыра
Бөгелмәдә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика ярышлары узды. Анда “Зәй” спорт мәктәбеннән бер төркем яшь спортчы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыкларында Кәрим Кәлимуллин белән Валентин Мельников бронза медальгә лаек булды.