Органика басуга чыга
Зәй районы агрофирмалары узган ел ахырында фермалар биләмәләрен тирестән чистарта башлады. “Зәй шикәре” агрофирмасы Поручик терлек симертү комплексында парга калган кырга көн саен 500-600 тонна тирес чыгарыла. Әлеге уңайдан шикәр заводыннан 13 “КамАЗ” машинасы җәлеп ителгән. Бу эш «Зәй» агрофирмасы һәм «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә дә тулы куәттә бара.