Менә бездә кемнәр эшли
12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Хокук саклау эшчәнлеге җәмгыять тормышының барлык өлкәләрен колачларга, аерым гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук дәүләт, җәмгыятьнең бөтенлеген саклау кебек бер-берсенә бәйләнгән бердәм юнәлешләрдә чагылырга тиеш. Бу максатта шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре армый-талмый эшли. Прокуратура хезмәткәре законнар үтәлешен контрольдә тоту һәм гражданнар хокукларын яклауда гадел, һөнәри осталыгы өстендә даими эшләүче, корректлы, ышанычлы һәм үзе һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Тәҗрибәле хезмәткәрләр белән беррәттән хезмәт куючы яшьләрдән дә шушы сыйфатларны алга куеп эшләү таләп ителә, ди шәһәр прокуроры Ринат Кәримов. Шәһәр прокуратурасында эшләүчеләрнең яртысын бүген 35 яшькәчә хезмәткәрләр тәшкил итә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан без аларга тукталырга булдык.
Ленар Альберт улы Нуретдинов - Зәй егете. Татар гимназиясен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Хезмәт юлын ул “Сбербанк” филиалында юрист буларак башлый. Ә прокуратурага 2009 елда прокурор ярдәмчесе булып эшкә килә. Ленар Альбертович прокуратурада төрле юнәлешләр буенча эшләп, шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы закон таләпләре үтәлешен контрольдә тота. Төрле хокукый-норматив документларда коррупциячел факторларны булдырмауга юнәлтелгән экспертиза үткәрү, дәүләт, муниципаль органнар хезмәткәрләренең эш хакы, милекләре турында белешмәләрне тикшерү, бюджет средстволарының максатчан кулланылуы, салымнарга кагылышлы закон таләпләре үтәлеше - барысы да аның күзәтчелегендә. 2015 елда Ленар Альбертович 1406 хокукый-норматив акт проектын тикшереп, аларның 56сында закон таләпләренең үтәлмәвен ачыклаган.
- Хезмәтебез җаваплы. Прокуратурада эшемне яратып башкарам, даими төстә законнардагы үзгәрешләрне өйрәнеп, законнар үтәлешенә контрольлек итү һәрчак үсештә булуны сорый, актив хезмәттә булу кызыклы, - ди Ленар Нуретдинов.
Денис Евгеньевич Пермяков шәһәр прокуратурасында 2013 елдан эшли. Ул законсыз карьерлар эшчәнлеген, кешеләрне бик тә борчыган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә закон үтәлешен контрольдә тота.
- Гражданнарны борчыган проблемаларны хәл итүгә өлеш кертә алу, хезмәтемнең халык хокукларын яклауга юнәлтелгән булуы күңелне үсендерә. Мәсәлән, 6 карьерның законсыз эшләвен ачыклап, алар эшчәнлеге суд аша туктатылды, бу әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертү буларак та бәяләнә. Кешеләрне борчыган проблемаларның берсе - торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә чүп контейнерлары торган мәйданчык өчен түләү сумма графасын бетертү, су, электр өчен ОДН суммасын фатир хуҗаларына бүлү кебек законсыз гамәлләр туктатылды, - дип фикерләре белән уртаклаша Денис Евгеньевич.
Илнур Хәлил улы Мөстәкыймов 2008 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң шәһәр прокуратурасына эшкә кайта.
- Мин Азнакайда туып үстем. Укуны тәмамлагач, Зәйгә эшкә килергә тәкъдим булды һәм 7 ел шушында эшләү дәверендә бер генә мәртәбә дә сайлаган һөнәрем өчен үкенгәнем юк. Биредә тормыш иптәшемне таптым, - ди Илнур Хәлилович.
Илнур Мөстәкыймовның юридик юнәлешне сайлавы очраклы булмый. Әтисенең туганы прокуратурада эшләп, тәҗрибә туплаган, Илнур өчен үрнәк зат була.
Илнур Хәлилович эчке эшләр бүлеге, тикшерү комитеты тарафыннан ачыкланган җинаять эшләрен тикшерү барышының тиешле закон таләпләренә җавап бирүенә, административ хокук бозулар турында беркетмәләрнең төгәллегенә контрольлек итә. Бүген ул прокурорның өлкән ярдәмчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән, алга таба да яшь хезмәткәр үсешкә омтыла.
Анар Музабил улы Вәлиев - иң яшь хезмәткәр. Казан егете Зәйгә юллама белән килә.
- Мин кечкенәдән хезмәт урынымны прокуратурада күзалладым. Шуңа да укуны бетергәч, кайда барып эшләргә тәкъдим итсәләр дә, хезмәттән курыкмаска күңелемә киртләп куйдым. 2016 елның февралендә Зәйгә килеп эшли башлавыма өч ел тула. Зәйлеләрне дә, эш урынымны да бик яраттым, - дип елмая прокурор ярдәмчесе.
Анар Музабиловичның иң беренче зур эше оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклау законнарының үтәлешен тикшерү була. Ул төзелеш оешмаларында, башка предприятиеләрдә эш урыннарының куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары күрелүгә, тиешле эш киемнәре булдырылуга җитди күзәтү алып бара. Шулай ук хезмәт хаклары буенча бурычлы предприятиеләргә дә аларны түләттерү чараларын күрү алымнарын куллана.