Татарстанда җылыта
Татарстан Ггидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 14 гыйнварда, һава температурасы чагыштырмача җылы булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда бүген урыны белән 1 градус чамасы гына салкын булыр дип көтелә. Көндез кар, юеш кар ява. Аерым районнарда буран, иртәнге якта көчле җил. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. Көндезге һава температура уртача 1-6 градус салкын булачак.
Зәйдә – 3-6 градус салкын.