Тавыклы яшелчә салаты
200 г пешкән тавык ите, 2-3 помидор, 2 шәр баллы борыч, алма һәм суган, 200 әр г майонез һәм брынза.
Угычтан уылган брынзаны майонез белән яхшылап тугларга. Салат катламлап ясала, һәр катына алдан әзерләнгән катнашманы сыларга: 1 нче кат – шакмаклап туралган тавык ите; 2 нче кат – вак итеп туралган помидор һәм суган; 3 нче кат – угычтан уылган алма һәм саламлап туралган борыч.