Югалган нейрохирургны тапканнар
Тик үле килеш табылган ул.
Яр Чаллыда табиб-нейрохирург Алексей Петрович Гроздов дүшәмбе эшкә килмәгәч, шифаханәдә аны эзли башлаганнар. Соңрак 66 яшьлек ялгыз яшәүче табибның кинәттән генә өендә кан тамырлары авыруыннан үлүе мәгълүм булган.