Бүген төнлә Казан урамнарын 323 берәмлек техника кардан чистартачак
27 гыйнвардан 28 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең урам-юл челтәрен кардан чистарту эшенә 323 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк. Казан урамнарында 109 катнаш юл хезмәте машинасы һәм 58 трактор щеткасы эшләячәк. Алар юлларны бозлавыкка каршы эшкәртәчәк һәм урамнарны кардан чистартачак. Шәһәр юлларын җыештыруда 52 эшче катнашачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тышкы төзекләндерү комитетында әйтүләренчә, басым машиналар йөри торган юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуга, шулай ук юлларны бозлавыкка каршы эшкәртүгә ясалачак. Бу көчле кар яву нәтиҗәләрен тиз арада бетерергә һәм шәһәр территорияләрендә имин хәрәкәт итү мөмкинлеген тәэмин итәчәк, диелә хәбәрдә.