Чаллыда шәһәрнең 400 еллыгына истәлек билгесе булдырылды
Автокала мэры Наил Мәһдиев «Чаллы шәһәренә – 400 ел» истәлек билгесен гамәлгә кую турындагы карарны имзалады. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Нигезләмәдән күренгәнчә, юбилей билгесе шәһәрнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырылачак. Карар нигезендә шулай ук бүләкләү турындагы үтенечләрне карау белән шөгыльләнәчәк махсус комиссия составы һәм билгене бирү тәртибе дә расланды.
Документ рәсми рәвештә муниципалитетның интернет-порталында урнаштырылган. Карарның үтәлешен тикшерү шәһәр башлыгы урынбасары Сәгыйдуллина Ирина Алексеевнага йөкләнгән.