“Космос”та кинозал үзгәрү ихтималы бар
Зәйнең “Космос” яшьләр үзәге кинозалын үзгәртү планы бар. Район башлыгы Разиф Кәримов белдерүенчә, биредә тамаша залын үзгәртеп, кино җиһазларын заманчага алыштыру планлаштырыла. Район, кыйммәтле цифарлы проектор алуга субсидия юнәтүгә ирешү максатында, федераль конкурста катнашырга заявка биргән. Билгеле булганча, узган көздә “Космос” яшьләр үзәге район җитәкчелеге инициативасы белән тышкы яктан яңа төсмер алды, димәк киләчәктә ул эчке чктан да заманчалаштырылачак.