Зәйдә “Тормыш кадрлары” иҗат фестивале башланды
Агымдагы ел - Россиядә Кино елы. Зәйдә быелгы үзешчәннәр иҗат фестивале әлеге уңайдан оештырылачак. “Тормыш кадрлары” дип аталган әлеге иҗат фестивале илебездә төшерелгән фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтүдән гыйбарәт. Бу фестивальгә бүген старт Дүрт - Мунча һәм Түбән Биш мәдәният йортларында бирелә.