«Зенит-Казан» үз мәйданында «Белогорье»ны җиңде
«Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубы үз мәйданында ир-атлар Суперлигасының беренче этабының 22нче туры матчында «Белогорье» командасын җиңде.
Очрашу Казанның Волейбол үзәгендә узды. Алексей Вербов командасы көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңде. Сергей Баранов командасы бик тырышып көрәшсә дә, бары тик бер, өченче сетта гына җиңә алды.
Ир-атлар арасында волейбол буенча Россия чемпионатының беренче этабы 2025 елның 18 октябрендә башланды һәм 2026 елның 14 мартында тәмамланачак. Турнирда 16 команда катнаша. Илнең гамәлдәге чемпионы булып «Зенит-Казан» санала.
«Зенит-Казан» – «Белогорье» – 3:1 (25:23, 25:17, 21:25, 26:24). Иң яхшы уенчылар: Волков (18), Лабинский (16), Кононов (11) – Тетюхин (22), Яковлев (13), Заболотников (11).