Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Чистай районы Яуширмә авылында галимә Рабига Хәкимованы искә алдылар

Чистай районы Яуширмә авылында Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә буларак билгеле Рабига Хәкимованы искә алу чарасы үткәрелде. Галимәнең туган авылында оештырылган чара түгәрәк өстәл форматында узды. Бу хакта «Интертат» яза.

  • Рабига Афзал кызы Хәкимова (1902 – 1952) Чистай өязе Краснояр волосте (Татарстанның хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылында туган. 1804 елда ачылган Казан университеты тарихында 1944 елда Рабига Хәкимованың тырышлыгы белән беренче тапкыр Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылган.

Чара кунакларын һәм катнашучыларын Яуширмә авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева сәламләде. Ул ерак араны якын итеп кайткан кунакларга рәхмәт белдерде һәм мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Тантана «Әбидә кунакта» театральләштерелгән күренеше белән башланып китте. Тамашаны район мәктәп укучылары тәкъдим итте.

«Хөрмәтле кунаклар, 21 февральдә Халыкара туган телләр көнен бәйрәм итәбез. Әлеге истәлекле көн алдыннан Яуширмә авылы мәктәбенә җыелдык һәм Туган якны өйрәнү музеенда бик зур чара үткәрәбез. Авылыбызның, милләтебезнең горурлыгы булган Рабига Хәкимовага багышлап түгәрәк өстәл уздырабыз», – дип түгәрәк өстәл эшен ачып җибәрде мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова.

Түгәрәк өстәл форматында барган чара эшендә Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова, Россия Туган тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова, ТР атказанган фән эшлеклесе, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Һадиева, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Халидә Бәһаветдинова, Чистай районы мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Рәмилә Сираҗетдинова һәм медицина ветераны, табибә, туган як тарихына багышланган китаплар авторы Наилә Потеева-Фатыйхова катнашты.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Халидә Бәһаветдинова чыгышы барышында архив чыганаклары аша Рабига Хәкимованың тормыш юлын, башкарган хезмәтләрен өйрәнүе турында сөйләде. Ул шулай ук галимәнең биографиясендәге кызыклы фактларга да тукталды.

Рабига Хәкимованың тормыш юлы үткән гасырның зур сынаулары һәм Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле. Партия эшләрендә катнашу, халыкның үзаңын үстерү – боларның барысы да үз заманының алдынгы шәхесе булган мөгаллимә җилкәсенә төшкән. Чарада катнашкан туганнары да аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм галимәнең шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырды.

Иң азактан Сурия Усманова чыгыш ясады. «Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Бүген безнең алда торган төп бурыч һәм максат – Рабига Хәкимованың хезмәтләрен халыкка җиткерү. Аның исемен халкыбыз белергә тиеш. Якташыбызның данлы исемен мәңгеләштерү – туган телне саклауга һәм үстерүгә тиң эш», – дип белдерде ул.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Сурия Усманова шулай ук Рабига Хәкимова исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән киләсе елда галимә тууга 120 ел тулуга багышлап зурлап конференция үткәрергә, китап нәшер итәргә һәм фильм төшерергә тәкъдим итте. КФУ базасында Казандагы институтлар һәм Татарстан Язучылар берлеге белән киңәшмә оештырырга, Рабига Хәкимованың фәнни эшчәнлеген өйрәнеп, монографияләр һәм башка төр хезмәтләр нәшер итәргә кирәк, диде ул шулай ук.

Искә алу чарасы азагында катнашучыларга Чистай районы мәгариф идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннан соң Лилия Фәсхетдинова кунакларны мәктәп музее белән таныштырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России