Әлмәттә күпбалалы гаиләләрне тикшерү башланды
Иң беренче чиратта имин булмаган гаиләләр белән аңлату эшләре алып барыла. Әлмәт районында исәптә шундый 139 гаилә тора.
Аларның 105 е шәһәрдә, калганнары авылда яши. 21 гаилә күпбалалылардан. Лениногорскида булган коточкыч вакыйдан – биш баланың һәм аларның әниләренең үлеменә китергән янгыннан соң борчылмый мөмкин түгел. Өстәвенә районда 1003 гаиләне газдан, 500 ен электр энергиясеннән өзгәннәр. Өй җылыту өчен кешеләр нинди генә ысул уйлап тапмый. Урсалада яшәүче бер гаилә менә 5 ел инде газдан өзелгән. Алар өйне утын ягып җылыталар, ә аш-суны баллонлы газдан файдаланып әзерлиләр. Хуҗабикә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен әйтте. Бу юнәлештә эш дәвам итә.