Радик Абдрахманов Республикакүләм ифтарга ни өчен карабодай әзерләнгәнен әйтте
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14 нче Республикакүләм ифтарга төрле тәм-томнар белән табын корылган иде. Кайнар ризык итеп ит белән карабодай әзерләнгән иде. «Туган авылым» милли-туристлык комплексы хуҗаларының берсе Радик Абдрахманов журналистларга ни өчен карабодай сайланганын аңлатты.
«Былтыр халыкка нәкъ менә карабодай ошаган, бу хакта уңай фикерләр килде. Без Азык-төлек департаменты белән аны тәмле итеп әзерләү рецептларын карадык. Берничә тапкыр ашап карадык. Пылау инде күп еллар пешерелде, бераз туйдырды да, шуңа карабодайда тукталдык. Бәлки, киләсе елга азу яки башка ризык булыр. Яхшы кәеф белән күңел биреп пешергән ризык тәмле була инде ул», – диде.
Радик Абдрахманов сүзләренчә, оештыручылар ел саен ифтар яхшырак булсын дип тырыша. «Быел хәләл кола барлыкка килде. Ул гарәп илендә киң таралган, натураль финик хөрмәсеннән, натураль продуктлардан җитештерелә. Хәзер ул Россиядә таралачак. Барлык әзерләнгән ризыклар халыкка ошагандыр дип өметләнәбез. Без дә ашадык, тәмле булды. Ел саен партнерлар «Эмиз», чәкчәк, башка баллы тәм-томнар белән булыша. Ел саен өстәлләр тулы булсын дип тырышабыз. Киләсе елга Ифтарга тагын нәрсә өстәп булуын уйларбыз», – дип белдерде Радик әфәнде.
Оештыручыларның тагын берсе – «Ак Барс Арена» стадионы директоры Радик Миннәхмәтов бөкеләр, башка уңайсызлыклар булмасын өчен, логистика ягыннан бар да уйланганын әйтте. «Бу сорауга күңелне биреп, ЮХИДИ, «Казан Экспо» белән бергә эшләдек. Узган елларның кимчелекләрен исәпкә алдык», – диде ул.
Радик Миннәхмәтов, еллар узгач, ураза җәй айларына күчкәч, Республикакүләм ифтар элеккечә «Ак Барс Арена»да уздырылу ихтималлыгын да инкарь итмәде. «Аңа кадәр 20 еллап вакыт узар әле. Сезне анда чакырабыз», – дип шаяртып та алдылар.