Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Үземчә ышанам – бу Аллаһы Тәгаләгә бара торган юл түгел
19 март - Рамазан уразасының соңгы көне, 20 мартта барлык мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. Аннары шәүвәл ае башлана. Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Татар-информ» сорауларына җавап биреп, Аллаһы Тәгаләгә якынаю һәм шәүвәл уразасы турында аңлатты.
Ул Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм сүзләрен китерде: «Кеше шәүвәл аенда 6 көн ураза тотса, Рамазан аена шуны өстәсә, ул кеше 1 ел буе ураза тоткан кебек булыр». Шәүвәл уразасы – сөннәт ураза, аны тоту мәҗбүри түгел. Мәҗбүри ураза бары тик Рамазан аенда гына. Шулай ук нәзер уразасы, каффәрәт, вәгъдәләр өчен уразалар мәҗбүри булырга мөмкин.
Шәүвәл уразасы өчен нинди савап дигәндә, Аллаһы Тәгалә кодси хәдистә әйтә: «Колым миңа якынаерга теләсә, ул бары тик фарыз гамәлләр генә кылып якыная ала», – ди.
«Ягъни Аллаһы Тәгаләгә юл бар, ул юл салынган, ул юл – Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән мәҗбүри фарыз гамәлләре. Башка юл белән Аллаһы Тәгаләгә якынаеп булмый, ягъни мин үземчә дога кылам, үземчә укыйм, үземчә ышанам, үземчә теләкләр телим – бу Аллаһы Тәгаләгә бара торган юл түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә синнән синеңчә теләми, Аллаһы Тәгалә Үзенчә тели. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә якынаерга теләгән, ышанган кеше ул теләгән әйберне үтәргә тиеш, үзе теләгәнне түгел. Фарыз гамәлен үтәп, без Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз», – дип аңлата хәзрәт.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Колым нәфел гамәлләре үтәсә, ягъни сөннәт гамәлләре үтәсә, мин аны ярата башлыйм», – ди. Димәк, нәфел намазлары укысак, нәфел уразалары тотсак, нәфел садакалары бирсәк, Аллаһы Тәгалә безне ярата башлый. Башта Аллаһы Тәгалә Үзенә якынайта, аннары ярата башлый. Менә бу якынаюның тагын да югарырак дәрәҗәсе дип әйтеп була. Шуңа күрә, сөннәт-нәфел гамәлләрен үтәсәк, иншәАллаһ, Аллаһы Тәгалә безне яратыр. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндә – ул дәрәҗәле бәндә була, дип сөйләде Нурулла хәзрәт.
- Шәүвәл уразасы: кайчан башлана, савабы нинди, ният догасы һәм иреңнән рөхсәт кирәкме? – «Интертат» сайтында укыгыз.