Авылларда җыеннар башланды
Бүгеннән авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары үткәрелә башлый.
Авыл җитәкчеләре халык алдында үткән елдагы эшчәнлекләренә хисап тота. Әлеге җыеннарда район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр вәкилләре дә катнаша. Кешеләр авыл һәм район тормышы буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала, борчыган проблемаларын күтәрә алачак.