Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза гаете белән котлады.

«Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Мөбарәк Рамазан ае бер мизгелдәй узды да китте: бүген кояш баеганнан соң, без Ураза бәйрәмен каршы алып, иртәгә аны бәйрәм итәчәкбез. Быел гает изге җомга көненә туры килә, ул Ураза бәйрәменә тагын да күбрәк ямь өсти. Барыгызны да ихлас күңелдән әлеге ике бөек бәйрәм белән тәбрик итәм!

Ураза гаете – куаныч катыш сагыш белән тулган бәйрәм. Бер яктан, калебләребез өмәтләрдән мөлдерәмә: Раббыбыз Үзенең киң рәхмәтле белән безне Рамазан аенда кылынган гыйбадәтләр һәм игелекләр бәрабәренә хата-кимчелекләребезне гафу иткәндер, дип ышанабыз. Икенче яктан, күңелләребездә моңсулык урнашты, чөнки бу мөбарәк көннәр һәм төннәр артта калды, ә башка бер генә айда да Раббыбыз безгә Рамазандагы шикелле әҗер-савапларын бүләк итми. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә хәбәр ителә: «Минем өммәтем Рамазан аеның үз эченә никадәр әҗер-саваплар алуын белсә, аның ел буена дәвам итүен теләр иде» (Ибне Хүзәйма, «Сахих», 1886; әл-Бәйһакый, «Шүгабүл-иман», 3634).

Ураза бәйрәме – ул барыннан да бигрәк тоткан уразалар, кылган гамәл-гыйбадәтләр, тәүбә-истигъфарлар, игелекләр белән мәгъфирәткә ирешү бәйрәме. Аллаһ гөнаһларны гафу итсә, аннан да зур бүләк юк. Шуңа күрә бәйрәм көнне Раббыбыздан: «Синең ризалыгың өчен кылынган ихлас гамәлләремне кабул ит, хата-кимчелекләремне гафу ит», - дип сорарга онытмагыз.

Шул ук вакытта, мөхтәрәм дин кардәшләрем, мин сезне изге бер ният кылырга чакырам: Ураза бәйрәме хөрмәтенә Аллаһ ризалыгы өчен бер-беребезне гафу итсәк, бик күркәм булыр иде. Кемгә үпкә бар - шуларның барысын да гафу итик, һәм кемнедер рәнҗеткәнбез икән, алардан гафу үтеник. Ураза бәйрәме көнендә гафу сорагыз, гафу итегез һәм истигъфар кылыгыз! Яралтучыбыз «Әлү Гыймран» сүрәсенең 133-134 аятьләрендә болай өнди бит: «Раббыгызның мәгъфирәтенә һәм киңлеге күкләр белән җир (арасы) булган җәннәткә омтылыгыз, ул тәкъвалык ияләре өчен әзерләнгән. Алар (тәкъвалык ияләре) муллыкта да, тарлыкта да (хәерле эшләргә) сарыф итәләр, ачуларын тыялар һәм кешеләрне гафу итәләр. Аллаһ игелек кылучыларны сөя».

Гает уңаеннан аерым җылы сәламнәрне һәм котлауларны Ватаныбыз сагында торган мөселман батырларына юллыйм. Алар Рамазан буе илебезне яклады, бәйрәмне тыныч күк йөзе астында каршылаарга мөмкинлек бирде. Кызганыч ки, дөньяның күп кенә почмакларында яшәүче мөселманнар мондый яклаудан мәхрүм калды: быелгы Рамазан ае сугышлар һәм залимнәр кулыннан шәһит киткән бик күп кардәшләребезнең исемнәре белән тарихка кереп калачак. Яшәгән җирләребез имин булганы өчен, без Хак Тәгаләгә, ил җитәкчелегенә һәм махсус хәрби операция сугышчыларына рәхмәтлебез. Татарстан мөселманнары батырлар өчен һәм Җиңү өчен һәрвакыт догада.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Чын күңелдән Сезгә ике дөнья бәхете, бәрәкәтләр һәм иминлек телим! Яралтучыбыз барыбызның да йөрәкләренә көчле иман, мәрхәмәт һәм тынычлык салсын! Ураза гаете мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России