Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Татар халкының милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, татар теле һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенә старт бирелде. Төбәк этапларында катнашу өчен гаризалар 2026 елның 5 июленә кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халыкара бәйге өч этапта уза – төбәк этабы, ярымфинал һәм финал. Ярымфинал 2026 елның август аенда Казан шәһәрендә, финал этапы исә октябрь аенда Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә булачак.
Катнашучылар 18-27 яшь аралыгында булырга һәм татар телендә иркен аралашырга тиеш. Бәйгенең һәр этабында катнашучылар милли киемнәрдә дефиле, интеллектуаль һәм иҗади этапларда көч сынашачак.
Бәйгенең төп максаты – татар халкының традицияләрен һәм телен саклап, аларны дөньяга таныту. Шулай ук бәйге катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачып, аларның шәхси һәм һөнәри үсешенә булышлык итүне дә күзаллый, диелә хәбәрдә.