4 миллион сум акча белән юкка чыккан инкассаторны эзлиләр
Хәбәр иткәнебезчә, Казанда терминаллардан җыелган акча белән инкассатор юкка чыккан иде.
Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган. 33 яшьлек Дмитрий Шариков 4 миллион 200 мең сум күләмдә акча урлауда шикләнелә. Беренчел фаразларга караганда, ул Идел буе һәм Совет районындагы 40 терминалдан акча алганнан соң, билгесез юнәлештә юкка чыккан. Хәзер аны эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 291-30-45, 02 яки 052 (аноним) номерлары аша элемтәгә чыгуларын сорыйлар.