Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Шәймиев – Мөхәммәтшинга: Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итүне дәвам итәбез

Узган атнада Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында игълан итте. Ул республика Дәүләт Советын 30 елдан артык җитәкләде. Хәзер Мөхәммәтшин – Дәүләт Советының Мактаулы рәисе. Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мөхәммәтшинга сәламәтлек һәм «Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итүне дәвам итүен» теләде.

«Бу – тарихи әһәмияткә ия сайлау»

Татарстан Дәүләт Советының 17 мартта узган утырышыннан соң Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТНВ телеканалындагы «Семь дней» программасына интервью бирде. Ул анда Фәрит Мөхәммәтшинның республика тарихына керткән өлешен бәяләде.

«Татарда бер бик акыллы әйтем бар: «Юлга чыксаң – юлдашың синнән яхшырак булсын». Туксанынчы еллар башында, илдә катлаулы үзгәртеп кору чоры башланган, республика үзенең хокукларын һәм вәкаләтләрен киңәйтү өчен көрәшкән чакта, бу авыр һәм җаваплы юлдан безнең белән янәшә барачак кешене дөрес сайлау бик мөһим иде», - дип искәртте Шәймиев.

Аның сүзләренчә, Мөхәммәтшинны сайлау республика тарихы өчен хәлиткеч сайлау булды.

«Ул вакытта, Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны сайлап, ялгышмадык, дип уйлыйм. Бу – тарихи әһәмияткә ия сайлау булды. Без аның белән бу юлдан инде өч дистә елдан артык бергә атлыйбыз булып чыга», - дип йомгаклады сүзен Шәймиев.

«Без аның белән бу юлдан инде өч дистә елдан артык бергә атлыйбыз»

Фото: Минтимер Шәймиевның матбугат хезмәте

«Фәрит Мөхәммәтшинга җәмгыятьтәге тиз үзгәрүчән вазгыятькә яшен тизлеге белән җайлашырга туры килде»

1991 елның июлендә, 12 июньдә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланганнан соң, Минтимер Шәймиев республика Югары Советы Рәисе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшинны тәкъдим итә. Ул вакытта Мөхәммәтшин Министрлар Советы рәисе урынбасары була.

Шәймиева ассызыклаганча, Мөхәммәтшин ул вакытта партия һәм совет органнарының яхшы мәктәбен узган, яшь һәм дәртле белгеч була. Аны яңа альтернатив нигездә – көчле дебатлар һәм депутатлар арасында яшерен тавыш бирү нигезендә сайлыйлар.

Язмыш кушып, нәкъ менә Мөхәммәтшинга командасы белән бергә республика һәм ил өчен хәлиткеч чорларда иң җаваплы карарлар кабул итәргә туры килә.

«Фәрит Хәйрулла улы парламент эшчәнлеге өчен иң әзерлекле кешеләрнең берсе булып чыкты. Әлбәттә, парламент, ягъни закон чыгару органы, совет чорында да булган. Без барыбыз да олы яшьтәге тәҗрибәле сәяси эшлеклеләрне, лаеклы кешеләрне яхшы хәтерлибез. Мәсәлән, Фасеев Камил Фатыйх улы, Батыев Салих Гыйлемхан улы, Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы, Мостаев Шамил Әсгать улы һәм башкалар. Әмма алар чагыштырмача тыныч вакытта эшләде, дип әйтер идем. Алардан аермалы буларак, Фәрит Мөхәммәтшинга җәмгыятьтәге тиз үзгәрүчән вазгыятькә яшен тизлеге белән җайлашырга туры килде», – диде Татарстанның беренче Президенты.

«Фәрит Хәйрулла улы бу вазифада эшләгән елларда катлаулы тарихи мизгелләр бик күп булды. Аңа барлык дәрәҗәләрдә, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә дә республиканың позицияләрен якларга туры килде. Аңа җиңел булмады, әмма бу вазифа аны бик нык чыныктырды», – дип белдерде Шәймиев.

Нәкъ менә Мөхәммәтшинга командасы белән бергә республика һәм ил өчен хәлиткеч чорларда иң җаваплы карарлар кабул итәргә туры килде

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Фәрит Хәйрулла улы – әлеге миссия өчен туган кеше»

Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинның чыдамлыгын һәм ныклыгын күрсәтүче бер кызыклы очракны да искә алды.

«Билгеле булганча, 1992 елның 21 мартында республикада Татарстанның статусы турында референдум узды. Аны үткәрүне федераль үзәк хупламады. 19 мартта Фәрит Хәйрулла улы РСФСР Югары Советы сессиясендә чыгыш ясады. Ул чираттагы тапкыр ил җитәкчелегенә булачак референдумның максатларын җиткерде. Бу кызу чор иде, бөтен ил вакыйгалар үсешен күзәтте.

19 мартта Россия Югары Советының «ачык суды» булды. Трибунада республиканың Югары Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин басып торды. Бу вакытта аның мондый дәрәҗәдә парламент көрәше алып бару тәҗрибәсе юк иде әле, әмма ул безнең позицияне дәлилләп аңлатты һәм төрле һөҗүмнәргә нык каршы тора алды. Сөйләшү авыр булды, аңа бик нык басым ясарга тырыштылар, ашыгыч рәвештә республиканың Югары Советын җыярга һәм аны референдум алдыннан гамәлдән чыгару турында карар кабул итәргә таләп иттеләр. Ләкин ул нык торды. Бу безнең өчен бик мөһим вакыйга иде, шуңа күрә без Югары Советның бөтен президиумы белән бу утырышның язмасын телевидениедән карау өчен төнгә кадәр көттек», – дип сөйләде ул.

Фәрит Хәйрулла улы – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе, дип ассызыклады Шәймиев.

«Ул бу миссия өчен туган, дип уйлыйм. Аның ышандыру сәләте бар, ә бу аның эшчәнлегендә иң мөһим осталык. Аның җитәкчелегендә утыз ел эшләү дәверендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы заманның барлык чакыруларына җавап бирергә әзер булуын исбатлады. Бервакыт аны республика премьер-министры итеп билгеләгәннән соң кире парламентка кайтуын сораган да булды, моны ул еллардагы катлаулы вазгыять таләп итте», – дип билгеләде ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Депутатлар Мөхәммәтшинны республика Дәүләт Советының Мактаулы рәисе итеп сайлады

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Бергәләп Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итү юлыннан алга таба баруыбызны дәвам итәбез»

Шәймиев Фәрит Хәйрулла улына Татарстан файдасына башкарган күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

«Фәрит Хәйрулла улына Татарстан файдасына башкарган күпкырлы намуслы хезмәте, күпьеллык хезмәттәшлегебез һәм үзара аңлашып эшләвебез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук аны һәрвакыт аңлаучы һәм ярдәм итеп торучы искиткеч гаиләсенә – хатыны һәм тугры тормыш иптәше, хөрмәтле Луиза Әкрам кызына, балаларына һәм оныкларына зур рәхмәт!» - дип белдерде ул.

Шәймиев Дәүләт Советының Мактаулы рәисенә алга таба уңышлар теләде.

«Фәрит Хәйрулла улына сәламәтлек һәм алга таба уңышлар телим. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: хәзер аның күптән хыялланган, моңарчы вакыт җиткерә алмаган нәрсәләрне тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлеге барлыкка килде. Аның белемнәре, зирәклеге, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе, әлбәттә, республикабызны алга таба үстерү өчен һәрвакыт кирәк һәм мөһим булачак. Шуңа күрә аның Татарстаныбызга хезмәт итүне дәвам итүен телим», – дип белдерде ул.

Шәймиев билгеләп үткәнчә, депутатлар Мөхәммәтшинны республика Дәүләт Советының Мактаулы рәисе итеп сайлады. Бу – аңа карата тирән ихтирам билгесе.

«Шулай булгач, хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, бергәләп Татарстанның күпмилләтле халкына хезмәт итү юлыннан алга таба баруыбызны дәвам итәбез», - дип йомгаклады сүзен Минтимер Шәймиев.

Эльза Кузнецова, «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России