Әлмәтле законсыз рәвештә ике БМВ саткан, берсен Башкортстан кешесенә
Әлмәт районы суд приставлары бүлегендә «Садалит Строй» ҖЧҖгә карата 1,5 млн сумнан артык бәягә башкару эше ята.
Бурычлы оешманың акчасы булмау сәбәпле, аның ике БМВ машинасы белән бернинди алыш-биреш гамәлләре дә кылу мөмкин булмый. Оешма җитәкчесе суд приставы чакыруы буенча килгәндә җәяү йөри, автомашиналарга арест салырга ирек бирми.
Шунлыктан суд приставы әлеге машиналар белән алыш-бирешне тыю һәм аларны «Поток» системасына кертү турында карар чыгара.
Башкару эше буенча гамәлләр барышында бурычлының BMW 3201не яшерүе, ә BMW Х5не Башкортстан кешесенә сатып җибәргәнлеге ачыклана.
Шушы көннәрдә автомобильнең яңа хуҗасы суд приставларына шалтырата һәм ни өчен машинаны учетка куя алмавы белән кызыксына. Аңа автомобильне законсыз сатканнарын аңлаталар. Шулай итеп ул машинаны суд приставларына китереп бирергә мәҗбүр була.
Икенче автомобиль дә табыла. BMW 3201не 13 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Суд приставы тиз арада урынга барып җитә һәм машинага арест сала.
Икенче көнне бурычлы оешма җитәкчесе суд приставына килеп, 10 көн эчендә бөтен бурычын да түләячәген вәгъдә итә.