Зәй ветераны яраткан басмаларына тугры
Зәй районы Түбән Биш авылында яшәүче мәгариф ветераны Евдокия Кудряшова узган ел “Татмедиа” АҖ тарафыннан иң күп газет-журналга язылучы буларак бүләкләнгән иде. Ветеран агымдагы елда да “Ватаным Татарстан”, “Зәй офыклары”, “Туганайлар”, “Акчарлак” һ.б. газеталарга язылган. Вакытлы матбугат - йортыма тәрәзә, картлыгымда иптәш, ди ул.