Севастопольдә торак йорттагы шартлау нәтиҗәсендә алты бала анасы һәлак булган
Севастопольдә торак йорттагы шартлау нәтиҗәсендә Севастополь дәүләт университеты каршындагы Татианин чиркәве җырчысы Ольга Родикова һәлак булган. Хатын-кыз алты бала тәрбияләгән.
«Ул искиткеч ханым, игелекле, намуслы кеше иде. Университет каршындагы Татианин чиркәве төзелешенең чишмә башында торды. Алты баласы бар. Без барыбыз да аны гаҗәеп кеше буларак хәтерлибез һәм барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», – дип сөйләде ТАСС агентлыгына чиркәү башлыгы.
Хатынның ире исән калган. Улының язмышы билгесез - ул хәбәрсез югалган дип санала.
Севастопольдә Павел Корчагин урамындагы 14нче йортта төнге шартлау конструкцияләрнең өлешчә җимерелүенә һәм күрше йортта янгын чыгуга китерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган.
Губернатор Михаил Развожаев мәгълүматлары буенча, белгечләр беренчел тикшерү уздырган инде. Көнкүреш газы шартлау версиясе рәсми рәвештә кире кагылды. Хәзер урында криминалистлар, техниклар, Тикшерү комитеты һәм Федераль иминлек комитеты белгечләре эшли. Фаҗиганең төгәл сәбәбе барлык экспертизалар тәмамлангач билгеле булачак.