Мошенниклар Казанда яшәүче 25 яшьлек егетнең бер миллион сумга якын акчасын урлаган
Мошенниклар Казанда яшәүче 25 яшьлек егетнең бер миллион сумга якын акчасын урлаган. Ул үзенә кәрәзле компаниядән шалтыратуларына ышанган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.
«27 февральдә Казанда яшәүче 25 яшьлек егеткә, янәсе, кәрәзле компания хезмәткәрләре шалтыратып, аның элемтә хезмәтләре килешүе тәмамлануы һәм аны озайту кирәклеге турында әйткән. Мошенниклар аның паспорт мәгълүматларын сораган һәм егет аларга бөтен шәхси мәгълүматларын биргән. Күпмедер вакыт узу белән аңа инде Үзәк банкның ялган хезмәткәрләре шалтыратырга керешкән. Алар мошенниклар аның мәгълүматларын үзләштергән, аның «Дәүләт хезмәтләре» порталын ваткан һәм хәзер счетлардан акча алырга тырышалар, дип яный башлаган. Саклыкка җыйган акчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, Үзәк банк хезмәткәрләре аңа акчаны куркынычсыз счетка күчерергә киңәш иткән», - дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Егет мошенникларның барлык инструкцияләрен үтәгән һәм аларга 920 мең сум акча күчергән.