Әлмәттә карлы көн көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 19 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың күпчелек районнарында кар, юеш кар явачак. Көндез явым-төшемнең кимүе көтелә. Аерым районнарда буран чыгуы, күз күременең 1-2 чакрымга кадәр кимү ихтималы да бар. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 15-16 метрга кадәр җитүе күзәтеләчәк. Төнлә һәм иртән томан төшүе да фаразланыла. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.
Һава температурасы төнлә һәм иртән 4-9 градус салкын булачак. Аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта.
Әлмәттә да кар ява, буран булу ихтимал. Һава температурасы 5-7 градус салкын булачак.
20 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы хакимлеген дәвам иттерә. Кар ява, урыны белән буран күзәтелә. Һава температурасы 11 градус чамасы салкын булачак.