Алма кексы
350 г он, 120 г йомшартылган атланмай, 100 г шикәр комы, 1 әр ч.к: пекарь порошогы, чәй содасы һәм вакланган дарчин, ½ шәр ч.к. тоз һәм вакланган имбир, 2-3 йомырка, 2 яшел алма, ½ ст төелгән әстерхан чикләвеге, 15 хөрмә җимеше (финик).
Он, пекарь порошогы, чәй содасын, дарчин, тоз, имбирне бергә болгатырга. Шикәр комы белән тугланган атланмайга йомырка өстәп тугларга. Алманың кабыгын әрчеп, эре угычтан уарга, төше алынган хөрмәне турарга. Алма, чикләвек, хөрмәне атланмайлы катнашмага салып болгатканнан соң, барысын бергә тугларга. Кекс формасына салып, 1 сәгать пешерергә. Әзер кексны 5 минут суыткач, формадан төшерергә.