Гөмбә ашы
Бер порциягә: 2 а.к. токмач, 10 г гөмбә, 0,5 кишер, петрушка, ярты суган, 2 ч.к. май, тоз.
Ашны кипкән гөмбәдән әзерлиләр. Суда тотканнан соң, гөмбәләрне пешерергә. Эрерәкләрен шулпадан алып, турарга. Ашка пешкән токмач һәм туралган гөмбәне өстәп, суы чыкканчы кул белән уылган суган салырга.