Татарстанда кичә юлларда өч кешенең гомере өзелгән [+ФОТО]
Кичә, 18 гыйнварда, юл-транспорт һәлакәте өч кешенең гомерен өзгән. Һәлакәткә китергән сәбәпләр – юл-йөрү кагыйдәсен тупас бозу һәм көйсез һава торышы.
Кичә 9:40 сәгатьтә Чаллыда Казан проспекты белән Иске Сарман урамы киселешендә "ВАЗ" машинасы һава торышы бозылу аркасында юлның торышын исәпкә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ГАЗ" – эвакуатор белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында "ВАЗ" машинасының йөртүчесе хастаханәгә озатыла, ә пассажиры урында ук вафат була.
Кеше үлеменә китергән икенче һәлакәт 15:00 сәгатьтә Казан – Оренбург юлында булган. LIFAN автомобиле йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт режимын сакламый һәм юлда бозлавык булуын да исәпкә алмыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыга – "УАЗ" машинасы белән бәрелешә. Бу очракта да LIFAN машинасының йөртүчесе хастаханәгә озатыла, ә аның пассажиры урында ук җан бирә.
Түбән Кама районында да куркыныч юл транспорт һәлакәте була – 17:35 сәгатьтә ике йөк машинасы бәрелешә. Әлеге һәлакәттә бер кеше үлгән, өчесенең сәламәтлегенә зыян килгән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Һава торышы көйсез вакытта юлларда аеруча игътибарлы булсак иде – барыбызны да өйдә көтәләр!