Максим Хәсәншин - «Әти елы-2015» Бөтенроссия конкурсы дипломанты
Зәй музыканты Максим Хәсәншин «Әти елы-2015» Бөтенроссия конкурсында катнашып, “Иҗат” номинациясендә дипломга лаек булды. Максим - ике бала әтисе, «Новый Зай» газетасы оештырган «Декрет ялындагы ир-ат» мәкаләсе герое. Әлеге мәртәбәле исемгә лаек булу өчен конкурска 400 язма килгән. Максим турындагы язма жюри игътибарын җәлеп иткән.