“Снегоход” операциясенә старт бирелде
Республикада кичә Гостехнадзор тарафыннан “Снегоход” операциясенә старт бирелде. Ул агымдагы елның 5 мартына кадәр дәвам итәчәк. Узган ел Зәйдә әлеге операция барышында техосмотр үтмәгән, тиешле категориясе булмаган 4 кар техникасы хуҗасы барлыгы ачыкланган.