Зәйдә “Тормыш кадрлары” иҗат фестивале бара (Фоторепортаж)
Агымдагы ел Россиядә - Кино елы. Зәйдә быелгы үзешчәннәр иҗат фестивале әлеге уңайдан оештырыла. “Тормыш кадрлары” дип аталган әлеге иҗат фестивале илебездә төшерелгән фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтүдән гыйбарәт. Бу фестивальгә старт Дүрт-Мунча һәм Түбән Биш мәдәният йортларында бирелде. Дүртмунчалылар - Борис Александров опереттасы буенча төшерелгән “Малиновкада туй”, Түбән Биш үзешчәннәре исә “Эшлекле мәхәббәт” кинофильмнарына нигезләнеп, спектакль тәкъдим иттеләр.