Татарстан фермерларына авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен өстәмә мәйданчык бирелгән
ТР фермерларына авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен өстәмә мәйданчык бирелгән. Алар Казан шәһәренең Җиңү проспектының, 48нче йорты адресы буенча урнашкан "Чулпан" мәдәни үзәге каршында сәүдә итәчәк. Өстәмә мәйданчык 50 сәүдә урынына исәпләнгән. Чагыштыру өчен: Чехов базарында фермерларның 60 сәүдә урыны бар. Яңа урында беренче ярминкә 23 гыйнварда узачак. Республиканың барлык районнарыннан диярлек килгән фермерлар сөт һәм сөт продуктлары, ит, хәләл азык-төлек, кипкән җиләк-җимеш, гөлҗимеш, чикләвек һәм башка ризыклар белән сәүдә итәчәк.