Кырымда ял итү кыйммәтләнә
Әлеге яңалыкны Россия туризм индустриясе союзы мәгълүматларына таянып, "Коммерсант" язып чыккан. Моңа кадәр илнең Туристик операторлар ассоциациясе узган җәйге сезонда Кырымның Краснодар өлкәсе белән чагыштырганда бәя өстенлеген югалтуы турында хәбәр иткәннәр иде. Чөнки ярымутрауда ял итү өчен бер кешегә тәүлегенә Сочидагы кебек 2500 сум сарыф итәргә туры килгән.