Әлмәт районында бер йорттан күп акча урлаганнар
Полиция бүлегенә 39 яшьлек Чупай авылында яшәүче гариза белән мөрәҗәгать итә.
Баксаң, хуҗалар өйдә булмаудан файдаланып, йозакны ватып аларның шәхси йортына кергәннәр һәм 130 мең сум акча, азык-төлек һәм башка әйберләр урлаганнар.
Оператив-тикшерү чаралары үткәргәндә полиейскийлар каракның эзенә төшә. Ул 41 яшьлек авылдашлары булып чыга. Ханым моңа кадәр урлашу өчен өч тапкыр хөкем ителгән. Аннан урланган әйберләр һәм 60 меңнән артыграк акча табып алына. Калган акчаны ул азык-төлек, кием-салым сатып алуга, спиртлы эчемлекләргә тоткан. Җинаять эше кузгатылган. Ханымга 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.