Вәхшилек: хатынының анасын үтереп йокларга яткан
Түбән Кама районы Кызыл яр авылында 58 яшьлек хатынны үтерәләр. Кияү кеше авылга хатынның туганнары янына кунакка кайта. Кәеф-сафа корып утыргач, кияү әбисенең башына такта кисәге белән бәрә. Янәсе ул аңа телефоннан сөйләшергә комачаулаган. Бабасы белән кияү бу вакыйгадан соң йокларга ята. Иртән ул эшкә чыгып китә. Хатынының суламавын ачыклагач, йорт хуҗасы ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма бу вакытка хатын үлгән була.