Итле салат
500 г ит, 1 әр кишер, чөгендер һәм суган, 1 баш сарымсак, 1 ст үсемлек мае, 2 ч.к. төелгән кызыл борыч, 1 ч.к. тоз.
Юылган итне саламлап турарга һәм сүрән утта бераз кыздырырга. Кишер һәм чөгендерне саламлап, суган һәм сарымсакны вак итеп турап, аерым-аерым майда кыздырырга. Барысын бергә тоз, борыч сибеп болгатырга һәм суыткычка куеп суытырга.