Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Диләрә ИЛАЛЕТДИНОВА: “Якташлар каршында чыгыш ясау имтиханга тиң”

Хәзерге вакытта республикада 500 дән артык эстрада җырчысы бар икән. Бу зур сәхнәдә чыгыш ясаганнары гына әле. Үзешчәннәрен дә кушсаң, мөгаен меңнән артып китәр.

 Билгеле, аларның күбесе башка һөнәр үзләштергән. Диләрә Илалетдинова дигән матур тавышлы, нәфис-нәзәкатьле җырчының да махсус музыка белеме юк, әмма моңына таң катарлык! Халык күңеленә ул “Кирәк миңа игътибарың” җыры белән килеп керде. Күбрәк мәхәббәт, яшьлек хисе турында җырлаучы бу кыз үзебезнеке булып чыкты. Әлмәттә туып-үскән моң алиһәсе белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.  

 

Туган елы: 15 декабрь, 1988 ел

Туган җире: Әлмәт районы

Белеме: югары, КНИТУ КХТИ

Тормыш девизы:Бер вакытта да сынарга, бөгелергә ярамый, алга атларга!

Яраткан шөгыльләре: китап уку, пазл жыю, кино карау

“Романтик җырчы дип кабул итәләр”

 Диләрә, инде берничә ел татар эстрадасында үзгә тавышлы җырчы булып, гел хит-парадларда катнашып, концертларда чыгыш ясап киләсең. Моң дөньясына кереп китүең ничек булды?

–  Гади  һәм бертөрле яңгараса да, мин дә күпләр кебек бакча яшеннән үк җырлый идем. Нәселебездә матур тавышлы туганнар шактый. Хәтерлим, 4 яшемдә Әлмәттә шәһәр бәйгесендә икенче урын алган идем. Ныклап музыка белән исә 14 яшемдә шөгыльләнә башладым. Берничә ел балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенә вокал түгәрәгенә йөрдем. Бик күп бәйгеләрдә катнаштым.

Зур сәхнәгә кереп китүем “Йолдызлар фабрикасы” аша булды. Кастингны уңышлы гына узгач, миңа “Барс медиа” продюссерлык үзәге килешү төзергә тәкъдим итте, ризалаштым. Менә шуннан халык таный башлады инде мине. Яңа җырлар, клиплар, олпат сәхнәләрдә чыгышлар ясау… Зур сәхнәне яулавыма инде 8 ел узып та киткән. Сизми дә калганмын ул чорны! Кайчакта уйланып утырам да, үзем дә ышанмыйм, вакыт дигәннәре бигрәк тиз уза.

-   Ялгышмасам, эстрадагы иң мәртәбәле бәйгедә  “Алтын барс”  сынын да син бер ел узуга ук ала алдың...

-   Әйе, шулай. “Кирәк миңа игътибарың” җыры белән 2008 елда “Ел ачышы” номинациясендә урын һәм сын алдым. Чыннан да мине шул җыр белән халык яратты, әле дә ул җырны яратып башкарам. Беренче сынны алып ике ел узуга  “Иң популяр җыр” номинациясендә “Һаман яратам ” җырым җиңеп чыкты.

-   Казанга килеп эләгүең дә, димәк, җыр белән бәйле...

-   Казанга мин югары белем алырга килдем дисәм дөресрәк булыр. КНИТУның менеджер бүлеген тәмамладым. “Йолдызлар фабрикасы” кастингында катншуым да укыган чорда булды.

-   Сине халык романтик җырчы итеп кабул итте. Күбрәк хисле, салмак җырларга өстенлек бирәсең ахры?

-   Җыр иң элек тамашачыга, тыңлаучыга ниндидер яңалык, матурлык, күңел тынычлыгы алып килергә тиеш дип саныйм мин. Җыр да шундый ук иҗат җимеше бит. Аларны сайлаганда иң беренче итеп сүзләренә игътибар итәм. Әйе, салмак, тыныч җырларны башкарырга яратам.  Андыйлар минем күңел халәтемә туры килә.

-   Әлмәт авторлары белән дә эшлисең дип беләм...

-   Күп җырларымны Ленур Зәйнуллин яза. Аның стиле миңа туры килә. Әлмәттә яшәп иҗат итүче авторыбыз Хәмид Мәдкәримов җырлары ошый. Гомумән, безнең якта автор-башкаручылар, композиторлар, шагыйрәләр күп бит. Кайсын гына алма, һәркайсы оста, алар белән рәхәтләнеп эшләргә, иҗат итәргә була.

“Әлмәткә ешрак кайтулар насыйп булсын иде”

-   Әлмәткә концертлар белән еш кайтасыңмы? Тамашачы-якташларың ничек кабул итә?

-   Концертлар белән елына ким дигәндә ике тапкыр кайтабыз, күбрәк солянка концертлары белән йөрергә туры килә. Сабантуйларга еш чакыралар. Якташларым алдында чыгыш ясаганда аеруча дулкынланам. Һәрвакыт зур әзерлек белән сәхнәгә чыгарга тырышам. Әлмәттәге чыгышлар имтихан алдыннан аудиториягә кергән кебек, каушата. Үзебезнең халыкны бик яратам. Ешрак кайтулар насыйп булсын иде дип телим.

-   Тамашачыны күп җырчылар сәхнә образы белән җәлеп итә. Синең күлмәкләр, киресенчә, тыйнак, әмма матур образларың күп. Сәхнә киемнәрен үзең сайлыйсыңмы?

-   Күп кенә киемнәрне узем уйлап чыгарып тектерәм. Тегүчеләрем оста минем, күпләр киемнәремне матур дип бәяли. Сәхнә образы тыйнак та, матур да һәм шул ук вакытта  күз явын алырлык та булырга тиеш. Зур концертларга, әлбәттә, дизайнерлар тегә. Мин кием белән тамашачыны шаккатыру яклы түгел. Җырчы икәнсең – тавышың матур булсын. Килешсез киемнәр киеп чыгучы җырчыларны аңламыйм. 

-   2016 ел – кәбисә елы. Бик авыр булачак дип фаразлыйлар. Син үзең андый ырым-шырымнарга ышанасыңмы?

-   Ышанам, әмма  чамасын беләм. Мәсәлән, өйдән чыкканда гел уң аяктан атларга тырышам. Яңа елга килгәндә, нинди генә ел булуына карамастан, һәр көн Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә. 2016 ел уңышлы ел булыр дип уйлыйм. Һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, мул тормышлар теләп калам.

“Тулы бәхет өчен акча кирәкми”

- Тормышта иң зур рәхмәтеңне кемнәргә әйтер идең?

- Билгеле, чиксез рәхмәтемне әти-әнигә ирештерер идем. Алар мине үстерделәр, укыттылар. Алар ярдәме белән зур тормышка аяк бастым, белем алдым. Кызганыч, алар хәзер янәшәмдә юк инде... Әти Мәмәт авылыннан иде, авырудан 2008 елда вафат булды, әнием  моннан ике ел элек шулай ук күзләрен мәңгелеккә йомды. Әмма алар һәрвакыт минем йөрәгемдә...  

- Гаиләң, туганнарың белән  якыннанрак таныштыр әле.

- Без гаиләдә өч бала. Абыем гаиләсе белән Әлмәттә яши, эретеп-ябыштыручы. Апам кияүдә түгел, Казанда хисапчы булып хезмәт куя. Иҗаттан ерак, сәхнә кешеләре булсалар да, мине һәрвакыт куәтләп торалар. Аларны  бик яратам һәм шулай ук ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен.  

- Кайсы мәктәпне тәмамладың? Укутычыларың белән элемтәләр өзелмәдеме?

- Мин Әлмәтнең 15 нче мәктәбен тәмамладым. Мәктәп елларыннан ук тыйнак, тыңлаучан булдым (көлә). Укытучылар әле ул чакта ук минем тавышымны яраталар иде, мәктәптә узган чараларда гел катнашып килдем. Миңа  белем биргән укытучыларымны әле дә күңелемнән чыгармыйм.  

-  Хәзер күпләр бәхет – акчада, дип саный, бай тормышта яшәргә омтыла. Әгәр син бүген миллион акчалар отсаң, иң элек нишләр идең?

- Мин бәхетне акчада дип уйламыйм. Булганына шөкер итеп яшим. Ләкин яшәр өчен акча кирәк бит, тормыш шуңа корылган. Миллионнар турында хыялланмасам да, әгәр могҗиза булып отсам, мин гаиләмә  бүләкләр алыр идем. Мохтаҗларга ярдәм итү теләгем дә зур. Хәйрия концертларында да гел катнашырга тырышам. Чакырган җиргә бармый калмыйм. Ходай биргән тавыш, үз җырларым белән мин кемгә дә булса ярдәм итә алам икән, нишләп әле җырламаска?

- Үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?

- Мин һәр көнемне Аллага шөкер дип башлыйм һәм рәхмәт әйтеп йокларга ятам. Аяк-кулларым йөреп тора, апам-абыем янәшәдә, гел булышып торалар. Туганнарым исән-сау, җырлап яшим, тамашачыларым бар. Минем өчен болар – зур бәхет!

- Иҗади уңышлар, рухи байлык теләп калабыз сиңа! Әңгәмәң өчен рәхмәт.

Филүзә Хәмидуллина

Фотолар шәхси архивтан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России