Сугышлыда авыл җыены үтте (фотолар)
Авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова узган елда эшләнгән, быел башкарылачак эшләр турында хисап тотты. Быел сугышлыларны күңелле яңалык көтә: авыл клубы капиталь ремонтланачак. Югыйсә, ул бик иске, таушалган хәлдә иде. Шушы авыл җирлегенә керүче Юлтимердә электр линияләре һәм баганалары алмаштырылачак.