Лениногорскида дәүләт теркәве хезмәткәре акча үзләштерүдә гаепләнә
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Лениногорск бүлекчәсенең элеккеге хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнә. Полицийскийлар ачыклаганча, ул 2014 елның августыннан 2015 елның сентябренә чаклы үзенең танышларына базар бәяләреннән арзанракка торак, җир участоклары сатып алу, аны рәсмиләштерү хезмәтләрен тәкъдим иткән. Үз эшен гамәлдә булмаган ниндидер социаль программа нигезендә эшлим дип аңлаткан, шулай итеп 11 гражданны алдаган.