Салават Фәтхетдинов Сарабикколда концерт куйган
Декабрь ахырында Сарабиккол халкы яңа ел бүләге алган: җырчы Салават Фәтхетдинов төркеме белән килеп, концерт куйган.
Әнә шундый күчтәнәч әзерләгән Равил Фәйрузов авылдашларына. Концерт 2 сәгать дәвамында барган. Анда сарабикколлылардан тыш, күрше-тирә авыллардан, хәтта Лениногорскидан да килгәннәр. Тамашачының барысына да урын җитмәгән, әлбәттә, басып караганнар. Түзәргә була инде, аның каравы, бушка. Концерттан соң артистлар Яр Чаллыга киткән, чөнки икенче көнне Менделеевскида чыгыш ясыйсыбыз бар, дигән Салават.