Балык Бистәсендә салкын була
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 22 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада төнлә бераз салкынайта. Урыны белән кар көтелә, томан төшә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда һава температурасы төнлә – 13-18, көндез 8-13 градус салкын булачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә – 13-17, көндез исә 9-12 градус салкын булыр дип фараз кылына.
23 гыйнварга каршы төндә кар, урыны белән көчле кар ява. Һава температурасы 8-13, көнчыгыш районнарда 15 градус салкын булачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53323
Фото: https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=5a4913f1f6d588b1a74a0a03201c5759&n=33&h=190&w=270