«Фитнес» салаты
300 г свежий кәбестә, 1 әр кишер һәм помидор, 100 әр г каты сыр һәм пешкән кузаклы фасоль, тоз, бераз шикәр комы, көнбагыш мае.
Саламлап туралган кәбестәгә тоз сибеп, кул белән уарга. Кишер һәм сырны эре угыч аша үткәрергә.
Помидорны юка телемләп турарга. Тоз, шикәр комы сибеп, барысын бергә көнбагыш мае белән болгатырга.