Зәй музыка мәктәбендә - Чаллы сәнгать колледжы укытучылары
Зәй музыка мәктәбендә Чаллы сәнгать колледжы укытучылары мастер-класс күрсәтте. Аны сольфеджио буенча Р. Тулупова, фортепианодан Т. Спирчина, Н. Гәрәева, скрипка буенча В. Якунина, домра белән флейтадан Э. Девяшина белән Е. Плюснина үткәрделәр. Шунысы сөенечле, Вероника Якунина белән Татьяна Спирчина - безнең музыка мәктәбе чыгарылыш укучылары. Шөгыльләр яхшы иҗади атмосферада узды.