Әлмәт районында дүрт кеше газ белән агуланган, берсе үлгән
Нагорное авылында бүген төнлә дүрт кеше газ белән агуланган.
72 яшьлек пенсионер исле газ белән агуланудан үлгән, 40 һәм 41 яшьлек хатын-кызларны һәм биш яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Фаразларга караганда, фаҗига төтен юллыгының төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Тикшерү бара.